Ранис Камартдинов «Ел укытучысы-2023» Бөтенроссия конкурсында катнашучыларны сәламләде

2023 елның 11 феврале, шимбә

Буа районында лицей-интернат базасында «Ел укытучысы-2023» Бөтенроссия конкурсының зона этабының икенче конкурс көнен ачу тантанасы булды.

«Ел укытучысы – 2023» Бөтенроссия конкурсының зона этабында Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары җиңүчеләре катнаша. Алар лицеистлар белән ачык дәресләр һәм мастер-класслар үткәрәчәк. Бәйгене хөкем итәргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларны йомгаклау аттестациясе бүлеге башлыгы Т. А. Иванова рәислегендә жюри килде.

Конкурста катнашучыларны Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов сәламләде. Ул залдагы укытучыларга сайланган эшкә тугрылыклары һәм балаларга сизгер мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде, конкурсантларга уңай кәеф теләде.

Буа муниципаль районын конкурста тәкъдим итүчеләр:

Гыйззәтуллина Эльвира Илгизәр кызы- ТР Буа муниципаль районы Адав-Толымбай урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы,

Шәвәлиева  Екатерина Геннадьевна-ТР Буа муниципаль районы Кыят урта мәктәбенең математика укытучысы,

Егорова Людмила Андреевна -  Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Буа шәһәренең 2нче лицееның химия укытучысы.

Буа балалар сәнгать мәктәбенең (җитәкчесе Самерханова Э. А.) «Сюрприз» вокаль ансамбле һәм Буа шәһәренең мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Ритм» хореография коллективының (җитәкчесе-Хлынова Л. Н.) матур чыгышлары тантананың аерылгысыз өлешләренә әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International