"Лыжня России" узышы стартына 450дән артык буалы чыкты

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Буа шәһәрендә «Лыжня России-2023» массакүләм чаңгы ярышлары узды. Чаңгы спортын сөючеләрнең очрашу урыны - нарат урманы - Чаңгы базасы.

Чараны уздыруда төп максат һәм бурыч булып түбәндәгеләр тора:

- Буа районында массакүләм спорт чараларын уздыру традицияләрен торгызу;

- район халкының сәламәтлеген ныгытуда нәтиҗәле һәм үтемле чара  буларак чаңгы спортын пропагандалау һәм популярлаштыру

- төрле яшьтәге кешеләрне ярышларда катнаштыру, аларны системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.


Ярышларда гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, укытучылар, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, җитәкчеләр һәм ветераннар катнашты.

 

Массакүләм старт белән ГТО старты оештырылды, ул билгеле бер яшь категорияләре буенча узды. Ярышлар нәтиҗәләре буенча:

1 урынны 22 катнашучы алды;

2 урынны 22 катнашучы алды;

3 урынны 22 катнашучы алды.

 

Ярышларда җиңүчеләргә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсеннән грамоталар, медальләр һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International