Буада 100 яшьлек юбилярны котладылар

2023 елның 19 феврале, якшәмбе

Буа районында яшәүче Александра Яковлевна Крылова бер гасырлык  юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга туганнары һәм яшь армиячеләр килде. Кадрлар белән үз телеграм-каналында район башлыгы Ранис Камартдинов уртаклашты.

 

«Безнең легендар хатын-кызга 100 ел тулды. Ул сынаулар аша үтеп, горур рәвештә Җиңүчеләр буыны исемен йөртә! Бөек Ватан сугышы елларында Александр Яковлевна тракторда эшләде, аннары кырчылык бригадасын җитәкләде. Гомерен туган җиргә хезмәт итүгә багышлады», - дип язган район башлыгы.

Александр Яковлевнаны котлау телеграммаларын ил Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм  Миңнеханов җибәрде. Яшь армиячеләр үз куллары белән ясаган открытканы тапшырдылар. Шулай ук Александра Яковлевнага кунакка оныгы, Алексей Герасимов килде.

 

«Без шундый куәтле, көчле буын варислары буларак, алар кебек үк, Ватанга хезмәт итеп  яшәргә тырышачакбыз», - диде Александр Яковлевнаның оныгы.

 

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхвәтуллинны юбилее белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International