Буа туган якны өйрәнү музеенда, РФдә Укытучы һәм остаз елы кысаларында "Яктылык. Остаз. Иҗат" күргәзмәсе ачылды. Якташ-рәссамнар, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзалары Илнур Шакиров, Резеда Йосыпова, Алсу Йосыпова, шулай ук аларның коллегалары-Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучылары Зөлфия Таһирова, Анастасия Тепелина, Джумабек Базарбаев эшләре тәкъдим ителде. Ачылышта сәламләү сүзе белән "ТР Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе" МКУ башлыгы Гыймранов Ринат Җәүдәт улы чыгыш ясады һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Чарада ТР Рәссамнар берлеге рәисе урынбасары Васил Заһретдинов, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы администрациясе вәкилләре катнашты. Музыкаль бүләк белән Нурдания Низамова чыгыш ясады. Күргәзмә шәһәр халкын һәм кунакларны 2023 елның 3 мартына кадәр сөендерәчәк. Барыгызны да чакырабыз!