Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов районның фермер хуҗалыкларында булды

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

"Эш атнасын район фермалары белән очрашып төгәллибез", - дип яза район башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә.

"Бүген берьюлы берничә хуҗалыкта булдык. "Кыят" хуҗалыгын караудан башладык. Фермерлар белән мондый очрашулар безнең өчен бик мөһим! Алга таба да авыл хуҗалыгының барлык тармаклары буенча лидерлык позицияләрен саклап калырга кирәк", - диде Ранис Камартдинов.

Терлекләрне карап тоту һәм туклану шартларын бәяләделәр. Шулай ук Фролово авылында фермер Ф.Шәйхаттаровта булдылар. Монда ит юнәлеше эшли, ә Степановкада - сөт юнәлеше. Кышлату барышы турында фермерлар Ф. Әбделманов һәм П. Лапшин да сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International