21 февральдән март уртасына кадәр телеэкраннар начар эшләргә мөмкин

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Космик элемтә иярченнәре яз якынлашуын беренче булып сизәләр. Җир Кояш тирәли  әйләнгәч, Төньяк ярымшарны яктыртуга таба борыла. Мондый вакытта язгы кояш интерфейсы күзәтелә, анда Кояш радиодулкыннары спутниктан тапшыручының җир өсте станциясенә тапшырыла торган телевизион сигнал кабул итүгә комачаулык тудыра ала. Бу Кояш бер туры сызыкка тезелгәндә була.

Кояш интерференциясе барлыкка килгәндә, телевизор экраннарында  вакыт-вакыт кыска вакытлы картиналарның  “катып калуы” , пиксельләргә таркалу, тулысынча югалу кебек уңайсзлыклар килеп чыга.  Бу озакка сузылмый - берничә секундтан биш минутка кадәр булырга мөмкин. Ә цифрлы ТВ эфир кулланучыларының күпчелеге моны сизмәячәк тә.

Татарстанда язгы интерференция 21 февральдән 16 мартка кадәрге вакыт интервалында 11:57 дән 13:06 га кадәр узачак. Телесигналны трансляцияләүнең мөмкин булган өзеклекләр графигы РТРС сайтында "Телерадиоканалларны вакытлыча сүндерү" бүлегендә (https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks/) һәм телетамашачы кабинетында (https://online.rtrn.ru/) урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International