Буада "Кеше приюты" кайнар туклану пункты ачылды

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Буада "Кеше приюты" кайнар туклану пункты ачылды. Тантаналы ачылышта Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, «Социаль реабилитация һәм адаптация үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасына нигез салучы Азат Гайнетдинов (Казан шәһәре), Буа якташлыгы вәкиле Наил Зыятдинов, Казан шәһәре Вахитов һәм Идел Буе районының имам мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, «Хан йорты» ҖЧҖ генераль директоры Ильяс Гыймадов (Казан шәһәре), «Ярдәм – помощь»  оешмасы президенты Илһам Исмәгыйлев (Г. Казан), Чувашия Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Ульяновск шәһәренең 1 нче мәхәллә җирле мөселман дини оешмасы рәисе Рафаэль Нәҗметдинов (Ульяновск шәһәре) һәм район халкы катнашты.

Буа шәһәренең «Хаҗиләр» мәчете имамы Фәим хәзрәт Сөләйманов ярдәме белән көн саен 11 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр 60тан артык кеше кайнар ризык белән тәэмин ителә. Меню көн саен үзгәрә: аш, икенче ит ризыклары, боткалар, пылау.

Бу Буа шәһәренең беренче хәйрия пункты, Анда аз керемлеләр бушлай ашый алачак. Пункт Буа шәһәренең.мәдрәсәсе янында К. Либкнехт ур., 77 адресы буенча эшли. Приютка төшке аш әзерләргә мөмкинлеге булмаган һәркем килә ала.

Чарада катнашучылар бу изге эшне башкарган һәркемгә зур рәхмәтләрен белдерделәр.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөхтәсибәт тырышлыгы белән Казан, Яшел Үзән, Чистай һәм Нурлат шәһәрләрендә дә шундый ук кайнар ризык бирү пункты эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International