Ватанны саклаучылар көне алдыннан Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарны өйдә социаль хезмәтләр алучыларны котлауны оештырган.
Чарада Буа медицина училищесы студентлары һәм өлкән яшьтәге волонтерлар катнашты.
Балалар ветераннар өчен сугыш еллары җырларын башкардылар, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр. Өлкән яшьтәге волонтерлар - Буа муниципаль районы Кайбыч авыл җирлегенең беренчел ветераннар оешмасы әгъзалары (рәисе Д.С. Ваһапова) бәйрәм хөрмәтенә өй токмачлары әзерләделәр һәм өйдә социаль хезмәт алучы ялгыз яшәүче ир – атларны котладылар.
Өлкәннәр котлау һәм күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.