Кадерле дуслар, хезмәттәшләр!
Ватанны саклаучылар көне - батырлык, хәрби намус һәм Ватанга мәхәббәт көне булып кала. Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы үлемсез! Без - җиңүчеләр буыны, аларга баш иябез һәм мәңгелек рәхмәтләребезне белдерәбез.
Меңләгән ир, ул, абый, дуслар, хезмәттәшләр бүген Россиянең барлык чикләрендә хәрби бурычларын үтиләр. Станоклар, эшче мониторлар экраннары янында, автотранспорт руле артында, җитештерүдә һәм барлык тармакларда Ватаныбызның оборона сәләтен яклыйлар. Көндәлек хезмәтләре белән илебезнең мөмкинлекләрен һәм куәтен ныгыталар.
Туган илебез иминлеге өчен бүген барыбыз да берләштек. Рәхмәт сезгә, яклаучылар, үзегезне дә саклагыз! Ныклы сәламәтлек, иминлек һәм югары казанышлар телим!