Ватанны саклаучылар көне алдыннан район җитәкчелеге, волонтерлар белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барып, аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
Ветеран Рәүф Төхвәтуллинга Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов килде. Ул символик бүләк тапшырды. Рәүф Ибраһим улына гыйнварда 103 яшь тулды.
Шулай ук Нурия Гомәровада, Котдус Мөлековта һәм башкаларда да булдылар. 9 ир - ат, илнең батыр сакчыларын яшь буын-яшь армиячеләр чын күңелдән котладылар һәм аралаштылар.
Яшьләрнең мондый чараларда катнашуы әхлакый һәм гражданлык-патриотик тәрбиянең бик мөһим элементы булып тора.