Дубайдагы Бөтендөнья сәүдә үзәге территориясендә «Gulfood 2023» азык-төлек сәнәгатенең 28 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе эше тәмамланды. Күргәзмә эшендә Татарстан Республикасының Буа районы да катнашты. Район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында эшлекле очрашулар фотосурәтләре белән уртаклашты.
«Безнең район делегациясе соңгы берничә көндә уңышлы эшләде. Без районның инвесторлар өчен мөмкинлекләрен күрсәтергә шат булдык, 5 мең компания тәкъдим иткән дөньядагы иң яхшы продукция белән дә танышырга өлгердек. Без инвестицияләр һәм Буа районы икътисадын үстерү өчен ачык», - дип язды Буа районы башлыгы.
Эш сәфәре кысаларында Ранис Камартдинов Тимур Хәйретдинов, Татарстанның Дубайдагы сәүдә-икътисад вәкиле, шулай ук Россия Федерациясенең Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә (БГӘ) Россия Федерациясенең Внешэкономбанк вәкиле Сергей Мөслимов белән очрашты.
Татарстан делегациясен премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров җитәкләде. Татарстанның 10нан артык җитештерүчесе продукция тәкъдим итте.
Gulfood азык-төлек сәнәгатенең дөньядагы иң зур күргәзмәләренең берсе, 200 илдән килгән 100 меңнән артык кунакны бер мәйданда җыя.