Буа районы башлыгы балалары туган мобилизацияләнгән гаиләләрдә булды

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

уа районы башлыгы Ранис Камартдинов күптән түгел сабыйлары дөньяга килгән махсус операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гаиләләрдә булды, дип хәбәр итә районның матбугат хезмәте. Әйтик, Иван һәм Мәликә гаиләсендә икенче кыз бер ай элек, әтисе Иван  хәрби зонада хезмәт иткән вакытта туган. Иванга гаилә шартлары буенча ял бирделәр.

 

«Иван махсус операция зонасыннан  шатлыклы сәбәп белән ялга кайта – алар гаиләсендә кыз бала туа. Без сөйләшкән вакыт аралыгында бала тыныч кына йоклый бирде. Күрәсең сизә,  янында бик  кыю һәм чын яклаучы булган газиз әтисе», - дип яза Ранис Камартдинов үзенең телеграм-каналында.

 Иван Исаков туган йортын еракта булганда туганнарының һәм якташларының ярдәме аеруча кискен сизелә, дип сөйләде.

 «Иң мөһиме - ярдәм бар. Өйдән шалтыраталар, ярдәм итәләр. Администрациягә, халыкка, волонтерларга ярдәм итүләренә рәхмәт. Калганын эшли алабыз, булдырабыз», - диде Иван. 

 Шулай ук район башлыгы күптән түгел улы туган Аксаковлар гаиләсендә дә булды. Малайга Динар дип  исем кушканнар. Ольга сүзләренчә, ире дә якын арада өенә ялга кайтырга тиеш.

 

«Владимир Владимировичның махсус операциядә катнашучылар өчен ял оештыру турындагы йөкләмәсеннән соң, ир-егетләр акрынлап ялларын рәсмиләштерә башлый», -  дип билгели Ранис Камартдинов. 

 Барлык гаиләләргә дә бүләкләр тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Буа районында индивидуаль ярдәм чараларын эшләү өчен мобилизацияләнгән гаиләләрне йөреп чыгуны оештырганнар иде. Алар нәтиҗәләре буенча җиргә һәм йортларга документлар рәсмиләштерүдә, газ тоташтыруда, утын китерүдә ярдәм итү  һәм башка мәсьәләләр хәл ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International