Күл Черкене авылында яшәүче хатын-кызлар махсус хәрбия операция башланганнан соң утыз пардан артык йон оекбашлар җибәргәннәр. Ә хәзер Дания Хәйруллинаның тормыш иптәше курокка басу өчен уңайлы бияләйләр бәйләргә киңәш итте. Ир-ат андый бияләйләрне армиядә хезмәт иткәндә кулланганын искә төшерде. Хатын-кызлар, үз чиратында, баш бармакка өстәмә урынлы бияләйләрне бәйләргә өйрәнделәр. Якын арада үз эшләнмәләрен мобилизацияләнгән якташларына ярдәм күрсәтү штабына илтәчәкләр