Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көнендә Буа студентлары белән наркотикларның зыяны турында сөйләштеләр

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

1 март-Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне.

Наркомания проблемасы- көнүзәк мәсьәлә булып кала бирә. Наркотиклар кулланган кеше җәмгыять өчен реаль куркыныч тудыра. Андый кешеләр эшкә урнашмый, туганнарын һәм дусларын рәнҗетә, җинаять кыла. Наркоман яшүсмерләр киләчәктә бала табу мөмкинлегеннән мәхрүм булалар яки начар үсеш кичергән сабыйларны тудыралар.

Наркотиклар таралуга каршы көрәш, җәмәгатьчелек игътибарын әлеге проблемага җәлеп итү максатыннан, БМО Генераль Ассамблеясе 1987 елда оешманың шушы датаны гамәлгә кую инициативасы белән чыкты.

Шул вакыттан алып 1 март – наркобизнеска каршы көрәш көне.

Бүген  КСЮИда наркотикларның зыяны турында видеоролик каралды һәм «Баш тарту» күренеше уйналды.

Нәрсә ул наркомания? Наркомания теге яки бу наркотик куллану аркасында килеп чыккан һәм наркотикларга патологик тарту белән билгеләнә торган авырулар төркеме дип атала.

Кисәтү чаралары.

Наркотикларга кагылмагыз, аларны үз кулыгызга алмагыз, кесәгезгә яки сумкага салмагыз, яшермәгез, башкаларга да бирмәгез. Онытмагыз, наркоманнар - начар кешеләр. Алар шикне үзләреннән югалту өчен  саклауга наркотиклар бирә алалар. Тормышта яраткан шөгыль табыгыз һәм шул вакытта наркотикларга урын  булмаячак. Ак үлемнән сакланыгыз, наркотиклардан сакланыгыз! Әгәр дә Сез балаларның наркоман булуын күрсәгез, аларның әти-әниләренә әйтегез. Шуның белән сез аларның гомерен саклап калырсыз.

Бернинди сылтау, кызыксыну буенча  да наркотиклар кулланып карамагыз. Кешелеклегегезне югалтмагыз! Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International