Буада сукбай хайваннарны тоту эшләре башкарыла

2023 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

0111300095523000002 номерлы  муниципаль контрактны үтәү йөзеннән  2023 елныж 25 февраленнән  2023 ел  азагына кадәр шәхси эшмәкәр «Мадьянкин С.А.» Буа шәһәре территориясендә сукбай хайваннар санын җайга салу  һәм этләрне тоту буенча эш алып барачак. Контракт нигезендә башкаручы ел ахырына кадәр хайваннарны планлы һәм планнан тыш (шәһәрлеләр мөрәҗәгатьләре буенча) аулый. Хайваннарны тоту гамәлгә ашырылмаган чорда шәһәр халкыннан алынган барлык заявкаларны 3-30-84 телефоны буенча җыялар.

Күзәтүчесез хайваннарны тоту гамәлдәге законнар нигезендә кеше һәм хайваннар өчен уртак йогышлы һәм инвазион авырулар таралуны кисәтү, халыкның тәртибен һәм тынычлыгын тәэмин итү максатларында башкарыла һәм хайваннарга карата кешелекле мөнәсәбәт һәм иҗтимагый әхлак нормаларын үтәү принципларына нигезләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International