Буа районы Мәдәният йорты илкүләм проект кысаларында 65%ка ремонтланды

2023 елның 3 марты, җомга

"Мәдәният"  илкүләм проекты кысаларында Буа шәһәрендә район мәдәният йорты реконструкцияләнә.

Хәзер стеналарның тышкы  бизәлеш эшләре бара, эчке эшләр дә дәвам итә.

Ремонт эшләре 2022 елның икенче кварталында башланган һәм 2 этапка исәпләнгән. Беренче этапка гына да 405 млн. сумнан артык акча җибәрелде.

Яңартылган бинада мәйдан шактый артты, монда профессиональ артистларның, музыкаль коллективларның чыгышлары һәм репетицияләре өчен шартлар булдырылачак. Төзекләндерүне 2023 ел ахырына төгәлләү планлаштырыла.

-Агымдагы елның августында яңартылган мәдәният йортында тамашачыларны каршыларга өметләнәбез, анда һәркем чыннан да музыка һәм тамашалардан ләззәт алып, ял итеп, уңай хис-кичерешләр алып, мәдәни яктан баерга мөмкин, дип билгеләп үтте район мәдәният идарәсе җитәкчесе Ринат Гыймранов.

Хәзер ремонт эшләре дәвам итә. Төзелеш мәйданында атна саен йөреп чыгу кысаларында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов булды.

- Эшләр график буенча алып барыла. Күрәбез, биналарда эчке эшләр дәвам итә, акрынлап  тышкы яктан да объект ахыргы күренешенә ошый бара. Эшләр темпын шулай алып барып, җәй ахырына кадәр төзекләндереп  бетерә алырбыз дип өметләнәбез, - диде Ранис Камартдинов.

Белгечләр белән яңадан планлаштыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Исегезгә төшерәбез, район мәдәният йорты "Мәдәният"  илкүләм проекты кысаларында яңартыла. Биредә артистлар өчен чишенү, оператор, репетицияләр өчен заллар, уңайлы кабинетлар, иң мөһиме - иркен, якты, заманча зал барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International