Агымдагы елның беренче аенда Татарстан Росреестрына хисап-теркәү гамәлләренә 47 меңгә якын гариза кергән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 5,7 меңгә күбрәк.
Татарстан Росреестрында билгеләп үткәнчә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда электрон мөрәҗәгатьләр саны 62%ка арткан. Әйтик, быелның гыйнварында күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм хокукларны теркәү өчен 27 меңнән артык онлайн-гариза кергән. Әлеге күрсәткеч узган елның шушы ук чоры нәтиҗәсеннән 1,6 тапкырга артык, ул вакытта Татарстан Росреестрына 16,7 мең шундый гариза кергән.
Электрон рәвештә кергән мөрәҗәгатьләр арасында - 2,5 мең тирәсе - бу ипотека теркәлүенә, банкларның кредит акчаларын җәлеп итүгә гариза. Беренче ай нәтиҗәләре буенча мондый ипотеканың 96%ы (2 368) Татарстан Росреестры тарафыннан бер көндә теркәлгән.
«Узган елдан башлап, Татарстан Росреестрына онлайн-форматта барлык документларның яртысыннан артыгы керә. Быел бу күрсәткеч 57 % тәшкил итте. Электрон сервислар ярдәмендә мөрәҗәгатьләрнең шактый артуы безнең мөрәҗәгать итүчеләр, бигрәк тә дәүләт хакимияте органнары, шулай ук күчемсез милек базарының профессиональ катнашучылары, аерым алганда, банк бергәлеге, төзүче, кадастр инженерлары белән үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеге турында сөйли. Әмма 2024 елда электрон форматта 60% мөрәҗәгать килергә тиеш һәм нибары 40% - КФҮ аша бирелергә тиеш.», - дип шәрехләде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
Ведомство вәкиле шулай ук хәбәр иткәнчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан юридик затлар белән электрон хезмәттәшлеккә тулысынча күчү планлаштырыла, барыннан да элек сүз төзүчеләр турында бара. Шул вакыттан алып төзүчеләр кыска чорда үзләре артында калган биналарны гына түгел, өлешле төзелештә катнашучыларның хокукларын да теркәү өчен мөстәкыйль мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак, дип өстәде Лилия Борһанова.