Актив озак яшәүнең төп максаты - өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Шундый максат белән Буа муниципаль районында “Гармония” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль эш буенча белгеч - “Күзләр өчен гимнастика” Актив озак яшәү принципларын гамәлгә ашыру «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Һәр көнне без телевизор, телефон карап, газета һәм журналлар укып, зур күләмдәге мәгълүматны "йотабыз". Күрү сәләте белән күп проблемалар артык киеренкелектән туа, шуңа күрә без дискомфорт, күз корылыгы, арыганлык кичерәбез. Үзәк белгече өйдә социаль хезмәт күрсәтүләр алучылар белән дәресләр үткәрә, күз өчен күнегүләр комплексы куллана. Күз күреме өчен гимнастика басып яки утырган килеш уздырыла. Бурыч – күрү аппаратын яхшырту, күз мускулларын ныгыту һәм арыганлыкны кисәтү. Көтелә торган нәтиҗә - өйдә социаль хезмәт алучыларның күз үткенлеген яхшырту. Игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен, караудагы кешеләр рәхмәт сүзләрен белдерәләр.