Буа муниципаль районының "Форпост" үзәге яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсында җиңүче булды

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Татарстан яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен  50 млн сумлык грант фонды булган грант конкурсына йомгак ясалды.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы мәгълүматлары буенча, конкурска 39 районнан барлыгы 71 гариза килгән, 38 районнан 69 проект көндезге яклауга кертелгән. Җиңүчеләр арасында ТРның 37 муниципаль берәмлегеннән 60 яшьләр сәясәте учреждениесе җиңүче дип игълан ителде!

Җиңүче проектлар арасында: фестивальләр, яшьләр кластерлары, мастер-класслар, укыту семинарлары, турнирлар, чемпионатлар һәм башка чаралар.

Исегезгә төшерәбез, конкурс икенче ел уза.

2022 елда МБУ грантлары конкурсы нәтиҗәләре буенча республиканың 34 шәһәреннән һәм районыннан 52 учреждение җиңүче булды.

Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз һәм проектларның уңышлы тормышка ашырылуын көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International