Буадан Алинә җиңүенең призлы акчаларын мобилизацияләнгәннәргә ярдәм җыю пунктына алып килде

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

       Алинә Хәйруллина якташыбыз Сабирҗан Нәфыйков истәлегенә багышланган ярышларда 1 урынны яулады.

       Ярышлар ел саен уза, һәм бу ялларда алар Наратлыктагы чаңгы базасында узды. Алинә чаңгы ярышларында катнашты һәм ышанычлы җиңүгә иреште. Акчалата призын кыз мобилизацияләнгәннәргә ярдәм җыю пунктына китерде. Пункт волонтерлары үз Телеграмм каналларында  игелекле гамәле өчен Алинәгә рәхмәт белдерделәр.

      Яхшы гамәл. Яшь буыныбыз белән горурланабыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International