Машина йөртүчеләр игътибарына! Тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәте.

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

 

Горький дирекциясе чикләрендә тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүгә юнәлдерелгән профилактик эш үткәрү буенча күрелгән чараларга карамастан, әлеге хәл яхшырмый. Горький тимер юлы юл кичүләрендә хәрәкәт иминлеген тәэмин итү вәзгыятенә борчыла. 07 февраль көнне 02 сәгать 06 минутта (Мәскәү вакыты), тимер юл кичүенең җайга салынмый торган, дежур хезмәткәр хезмәт күрсәтми торган электрлашмаган  38 км кичүендә берюллы  Илеть – Шелангер перегонында ТЧЭ-14  Юдино Депосы машинисты Пугачев Роман Николаевич  идарәсендәге 4883 номерлы поезд  1988 елгы В.Ю. Лешпаев идарә иткән дәүләт теркәү номеры Т 344 АУ 116 RUS булган Skoda Fabia җиңел автомобиле белән яннан бәрелешә.

18 февраль көнне 03 сәгать 55 минутта (Мәскәү вакыты), тимер юл кичүенең җайга салынмый торган, дежур хезмәткәр хезмәт күрсәтми торган электрлашмаган  12 км кичүендә 10нчы  берюллы  Волжск - Краснозаринск перегонында ТЧЭ-14  Юдино Депосы машинисты Семенов Алексей Юрьевич һәм машинист ярдәмчесе Фролов Сергей Владимирпович идарәсендәге 1284  номерлы поезд  1997 елгы Д.В. Иванова идарә иткән дәүләт теркәү номеры Н 228 ХО 12 RUS булган ВАЗ 21703 җиңел автомобиле белән бәрелешә.

 22 февраль көнне 00 сәгать 07 минутта (Мәскәү вакыты), тимер юл кичүенең җайга салына торган, дежур хезмәткәр хезмәт күрсәтми торган  122 км кичүендә электрлашкан 8 нче  берюллы  Нолька - Нужьялы перегонында Горький тимер юлы территориаль идарәсе инфраструктурасының сигнализацияле Канаш дистанциясендә  58 км/ч тизлегендә ТЧЭ-14  локомотив депосы машинисты Бородин Олег Геннадьевич идарәсендәге 4883  номерлы поезд (локомотив ЧМЭ3 № 1196) 2002 елгы  М.Р. Петухов  идарә иткән дәүләт теркәү номеры Т 123 АС 12 RUS булган LADA PRIORA җиңел автомобиле белән бәрелешә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International