2023 елның 6 февралендәге 12-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 24 февралендәге 7-ТРЗ номерлы һәм «Муниципаль вазыйфа йә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар, муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләр тапшыру тәртибе турында» Татарстан Республикасы законы кабул ителде, ул 2023 елның 1 мартында үз көченә керде.
Имзаланган закон үз вәкаләтләрен төп эшчәнлектән аерылмыйча гамәлгә ашыручы төбәк һәм муниципаль депутатларга керемнәрен декларацияләмәскә рөхсәт итә. Әмма депутатларга сайланган вакыттан соң дүрт ай эчендә, шулай ук гомуми суммасы депутатның һәм аның хатынының (иренең) хисап чорына кадәрге соңгы өч елдагы гомуми кеременнән артып киткән алыш-бирешләр башкарылган очракта, күрсәтелгән хисап тапшырырга кирәк.
Даими нигездә эшләүче депутатлар декларация бирергә тиеш, әмма аларны шәхси мәгълүматларсыз форматта бастырачаклар.