Район башлыгы Ранис Камартдинов хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

2023 елның 8 марты, чәршәмбе

Кадерле һәм ягымлы хатын-кызлар!

8 Март –яз, наз, мәхәббәт һәм игелек бәйрәме белән иң җылы, эчкерсез һәм чын күңелдән булган котлауларны кабул итегез!

Сез якыннарыгызның тормышын бәхетле итәсез, кайгыртучанлыгыгызны, зирәклегегезне һәм  күңел җылыгызны мул итеп өләшәсез. Сез ир-атларның төп илһамландыргыч көче, тугры тормыш таянычы һәм зур ярдәмчесе.

Хәзерге заманда  хатын-кыз ана, тугры хатын һәм дус кына түгел, ул җәмгыять эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә дә үзен актив күрсәтә.  Сәламәтлек саклау, социаль тәэмин итү, мәгариф һәм мәдәният, финанслар, сәүдә һәм җәмәгать туклануы кебек мөһим өлкәләрне күпчелектә гүзәл затларыбыз алып бара. Фидакарь хезмәтегез, профессиональлегегез һәм җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт.

Кадерле хатын-кызлар, тормышыгыз сөенечтән балкып торсын, һәрчак якыннарыгызның, газизләрегезнең җан җылысын тоеп яшәгез! Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, муллык телим!.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International