Районыбызның мобилизацияләнгән ир-егетләре Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау видеоязмасын яздырды. Видеоны район башлыгы Ранис Камартдинов үз аккаунтында бастырып чыгарды. Кадрларда кыр үләннәре «бәйләме» белән махсус операция зонасындагы хәрбиләр, алар бу чәчәк бәйләмен туган җирдә яшәүче яратканнарына җибәрәчәкләр.
«Бу махсус котлау бүген безнең мобилизацияләнгән ир-егетләребездән килде! Егетләр хәтта хатын-кызлар өчен чәчәк бәйләме җыйдылар. Безнең батыр сугышчыларыбыз, якыннарының кайгырмавын, Ватанның ышанычлы яклау астында булуын телиләр», - дип язды Буа районы башлыгы https://t.me/RanisKamartdinov/1468
Видео ахырында хәрбиләр өйләрендә көтеп калган әниләренә, апаларына һәм хатыннарына аерым яратуларын белдерәләр. Бәйрәм алдыннан Буаның Мәдәни үсеш үзәгендә алар өчен концерт уздырдылар. Хатын-кызлар өчен Раяз Фасихов, «Трио Рио» төркеме һәм район артистлары чыгыш ясады.