Даими булмаган нигездә эшчәнлек алып баручы төбәк һәм муниципаль депутатларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү тәртибе гадиләштерелде

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

2023 елның 6 февралендәге 12-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2023 елның 1 мартында гамәлгә кергә,  2023 елның 24 февралендәге 7-ТРЗ номерлы «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы турында» Татарстан Республикасы Законына һәм «муниципаль вазыйфага яисә контракт буенча җирле хакимият башлыгы вазыйфасына дәгъва кылучы гражданнар, муниципаль вазыйфаларны яисә контракт буенча җирле хакимият башлыгы вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү тәртибе турында " Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законы кабул ителде.

Имзаланган закон төп эшчәнлегеннән аерылмыйча үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы төбәк һәм муниципаль депутатларга керемнәрне декларацияләмәскә рөхсәт итә. Әмма депутатларга әлеге хисапны сайланганнан соң дүрт ай дәвамында, шулай ук хисап чорына кадәрге соңгы өч елда депутатның һәм аның хатынының (иренең) гомуми кеременнән артык булган килешүләр төзелгән очракта тапшырырга кирәк.

Даими нигездә эшләүче депутатлар декларацияләр бирергә тиеш, әмма аларны шәхси мәгълүматларсыз шәхессез форматта бастырып чыгарачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International