«Социаль ятимлек һәм гаилә иминсезлеге» темасына «кайнар линия»

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

2023 елның 9 мартында социаль ятимлек һәм гаилә иминсезлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак.

 «Кайнар линия» телефоны аша белгечләргә түбәндәгеләрне  хәбәр итәргә мөмкин:

-ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү, хокукка сәләтсез яки хәбәрсез югалган дип танылу нәтиҗәсендә ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның проблемалары турында;

- ата-аналары булган, бала тәрбияләү буенча үз бурычларын үтәмәгән балаларның проблемалары турында;

- гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган хәлләр турында.

 «Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

Консультация вакыты:  10.00 -14.00.

Гражданнарга консультация бирәчәкләр:

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,

«Мәрхәмәт – Милосердие»Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кызлар-депутатлар берләшмәсе вәкилләре,

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы,

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы,

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе,

Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International