2023 елның 17 мартына кадәр «ТКХ диктанты» Бөтенроссия акциясендә катнашырга мөмкин бу көнгә кадәр республикада яшәүче һәркем тест үтә һәм ТКХ мәсьәләләрендә белем дәрәҗәсен сыный алачак. Акция нәтиҗәләре буенча ТКХ өлкәсендә яшәүчеләрнең грамоталылык дәрәҗәсе буенча төбәкләр рейтингы төзеләчәк.
Акцияне оештыручылар – «Бердәм Россия» партиясе, «ТКХ Контроль «милли иҗтимагый контроль үзәге» коммерцияле булмаган партнерлыгы Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге. «ТКХ диктанты» «Грамоталы кулланучы мәктәбе» федераль партия проекты ярдәме белән «Күпфатирлы йорт халкы» партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Тест вакытында катнашучыга 30 минут бирелә, ул 30 сорауга җавап бирергә тиеш.
20 марттан 14 апрельгә кадәр ТКХ диктантына йомгак ясалачак һәм җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.
Шуңа бәйле рәвештә, ТКХ департаментларын, идарәче оешмаларны, КФЙ советларын һәм сезнең муниципаль берәмлекнең актив яшәүчеләрен катнашырга чакырабыз.
Тестны торак-коммуналь хезмәтләр кулланучылар өчен https://life.er.ru/ порталда узарга мөмкин.