Буада түбәләрне кардан һәм боздан чистарту буенча эш алып барыла

2023 елның 11 марты, шимбә

Температураның  еш үзгәрүе йортларның кәрнизләрендә һәм түбәләрендә боз сөңгеләре барлыкка килүгә китерә.

Хәзер Буада күпфатирлы йортларның һәм административ биналарның түбәләрен махсус техника кулланып һәм өйрәтелгән кешеләр  ярдәмендә кардан һәм боздан актив чистарту бара. "Буа" ИК ҖЧҖ хезмәт күрсәтүендә булган Буа күпфатирлы йортларының 70% тан артыгының түбәсе чистартылган.

 

Шул ук вакытта халыкны сак булырга чакырабыз. Түбәдә эленеп торган кар һәм боз кисәкләре кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә, шулай ук аларның мөлкәтенә куркыныч тудыра. Әгәр дә сез тротуарда йөргәндә өстә шикле тавыш ишетсәгез-туктап, башыгызны күтәреп, анда нәрсә булганын карга ярамый.  Мөмкин кадәр тизрәк диварга якын басыгыз, түбәнең чыгып  торган өлеше ышык урын булып хезмәт итәчәк.

Тротуарның коймаланган өлешләренә һәрвакыт игътибар итегез һәм куркыныч зоналарга кермәгез.

Шулай ук автомобильләрне биналар һәм корылмалар янында калдырырга ярамый, аларның кәрнизләрендә  боз сөңгеләре һәм кар эленеп торырга мөмкин.

Өегезнең түбәсендә эленеп торган боз сөңгеләрен күрсәгез, хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International