2023 елның 14-16 апрелендә Казанда «Казанда Балалар Киномайы» хәйрия кинофорумы (алга таба – кинофорум), шулай ук «Мәктәп – ул кечкенә тормыш» балалар әдәби конкурсы (алга таба – конкурс) узачак.
14 апрельдә кинофорум һәм конкурс кысаларында «И.В. Әүхәдеев исемендәге Казан музыка көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе мәйданчыгында музыкант, композитор-аранжировщик Антон Котиковның мастер-классы узачак, ә 15 апрельдә балалар язучысы Анна Игнатова белән очрашу оештырыла.
Шулай ук хәбәр итәбез, 2023 елның 15 апрелендә «Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең уку залында «Артек. Зур сәяхәт» фильмын карау планлаштырылган.