Буа шәһәренең "САПСАН" көрәш сәнгате клубы спортчылары Татарстан җыелма командасы составында 4 медаль яулады!

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

6-9 март көннәрендә Чебоксар шәһәрендә барлык стильле каратэ буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында әлеге ярышларда Буа шәһәренең "САПСАН" көрәш сәнгате клубы спортчылары Чернеева Камилла, Смирнова Варвара һәм Смирнов Данила, академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучылары катнашты.

 

Чернеева Камилла һәм Смирнов Данила-бөтен стильле каратэ буенча Россиянең юниорлар җыелма командасы әгъзалары, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының  2023 елның 25 гыйнварындагы "Спортта югары казанышлары өчен Татарстан Республикасының әйдәп баручы спортчыларына айлык стипендияләр билгеләү турында" карары нигезендә  Татарстан Республикасы спорт министрлыгы стипендиатлары

Безнең спортчылар 4 медаль яулады, шуларның 2се-алтын һәм 2се-көмеш. Әлеге ярышлар 2023 елның апрелендә Орел шәһәрендә узачак Россия беренчелегенә әзерлек этапларының берсе.

Балаларга уңышлар телибез!


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International