Буа шәһәр прокуратурасы 35 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ир-атны РФ ҖК 157 статьясының 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба (әгәр бу гамәл берничә тапкыр кылынган булса, балигъ булмаган баланы карап тоту өчен суд карарын бозып, ата-ана тарафыннан акчалар түләмәү).
Суд карары буенча, ир-ат ай саен балигъ булмаган балаларны карап тоту өчен хезмәт хакының 1/4 өлеше күләмендә акча түләргә тиеш булган. Әмма 2022 елның сентябреннән ноябренә кадәр гаепләнүче алимент түләүдән кача һәм балаларга матди ярдәм күрсәтми. Шул ук вакытта элегрәк аны шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартканнар иде инде.
Алиментлар буенча гомуми бурыч 95 мең сумнан артык тәшкил итте.
Суд ир-атны ике айга төзәтү эшләренә хөкем итә, хезмәт хакының 5 процентын дәүләт кеременә тота.
Хөкем карары законлы көченә керде.