Буаның Мәдәни үсеш үзәгендә КВНның чираттагы уены узды. Мондый уеннар районда традицион рәвештә уза. Агымдагы елда уенның темасы Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында сайланды
Җиңү өчен Буа ветеринария техникумының «Зачет – не зачет», Буа элеваторның «Хранители», «Карлинский» ит комбинатының «Итле стайл», медицина училищесының «Люди в белом» командалары көрәште.
- Безнең Буа районы телләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеге белән аерылып тора. Бу безне, әлбәттә, сөендерә һәм сокландыра. Аларның һәрберсе безнең яшь буынга тапшырылырга тиешле тере мирасны күрсәтә. Бу сәхнәдә шулкадәр күп командаларны, шулкадәр актив яшьләрне күрү бәхетле, алар, һичшиксез, бүген безгә искиткеч кәеф бүләк итәчәк, безне якты номерлар һәм мәзәкләр белән сөендерәчәк. Актив яшьләргә һәм районның мәдәни-массакүләм чараларына ярдәм иткәне өчен учреждениеләргә, предприятиеләргә рәхмәт. Командаларга уңышлар телим һәм иң көчлеләр җиңсен!”- дип сәләмләде катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов.
Жюри әгъзалары катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үттеләр. Уеннар нәтиҗәләре буенча беренче урыннарны эшче яшьләр командалары «Итле стайл» һәм «Хранители» алды, Гран-прига «Хранители» командасы ия булды.