Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, профилактик тикшерү, авыру буенча мөрәҗәгать һәм гражданнарны тирәнтен диспансерлаштыру өчен үзәк район хастаханәсенә йөртүне дәвам итә. Мондый профилактик тикшерүләр сәламәтлекнең төрле патологияләрен иртә стадияләрдә ачыклый, бу Актив озын гомер чорын һәм өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәт гомер озынлыгын арттырырга ярдәм итә.
2023 ел башыннан Буа районы авыл җирлекләреннән 403 кеше тикшерүгә сырхауханәгә китерелгән. Өлкән яшьтәге гражданнар оештыручыларга күрсәтелгән кайгыртучанлык һәм игътибар өчен рәхмәт белдерәләр. 2023 елда барлыгы 1700 кешене китерү планлаштырыла.