Мөмкинлекләре бик зур булган бик яхшы район хастаханәсе: Марсель Миңнуллин Буада булды

2023 елның 18 марты, шимбә

 

Буа районында Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин булды. Ул район башлыгы Ранис Камартдинов озатуында үзәк район хастаханәсен карады. Аннары медицина советы утырышы узды, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.

 

«Монда искиткеч Үзәк район хастаханәсе эшли. Бик зур мөмкинлекләргә гаҗәпләндем дә. Ике компьютер томографы бар, МРТ. Мондый күренеш барлык районнарда да түгел. Безнең Татарстан Рәисе ярдәме белән иң заманча җиһазлар хәзер зур шәһәрләрдән һәм медицина үзәкләреннән тыш районнарда  эшли», - дип билгеләп үтте сәламәтлек саклау министры медсовет утырышында.

 

 Илнең барлык гражданнарын профилактик тикшерүләр белән тәэмин итү - 2019 елда Россия президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча старт алган «Сәламәтлек саклау» илкүләм мөһим проект. Буа районында яшәүчеләр актив рәвештә диспанзеризация узмый, дип сөйләде министр һәм 40-65 яшьлек кешеләрне тикшерү узуны игътибарсыз калдырмаска өндәде.

 

«Кан әйләнеше системасы авырулары үлем структурасында беренче  сәбәп булып кала. Диспансеризация күп кенә проблемаларны үз вакытында ачыкларга һәм дәвалау планын төзергә мөмкинлек бирә. Без хезмәткә сәләтле халыкны, бигрәк тә 40-65 яшьтәгеләрне бу процесска актив җәлеп итәргә тиешбез», -дип билгеләде  Марсель Миңнуллин. 

 Киләсе сорау - кадрлар мәсьәләсе. Республика районнарында сәламәтлек саклау өлкәсендә ул шактый кискен тора. Яшь белгечләр укудан соң эре медицина үзәкләрендә калырга омтыла, диде министр. 

«Буа районында проблема алай ук кискен түгел, әмма тулаем республика районнары буенча - әйе. Ординатураны тәмамлаган яшь табиблар, туган  җирләренә әйләнеп кайтмый ,  булса да бик сирәк. Хәтта максатчан укучылар да эре медицина үзәкләрендә, аерым алганда, Казанда калырга тырышалар. Без яшьләр зур булмаган медицина учреждениеләрендә дә эшләсен өчен әлеге эре медицина үзәкләренә кимендә өч ел эш тәҗрибәсе булмаган белгечләрне эшкә алмасыннар өчен система керттек», - дип сөйләде министр.

 

Утырыш ахырында сәламәтлек саклау министры районның сәламәтлек саклау өлкәсе алдынгыларына бүләкләр тапшырды һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International