2023 елның 1 сентябреннән «Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 262 статьясына үзгәреш кертү турында» 2022 елның 05 декабрендәге 491-ФЗ номерлы Федераль закон белән календарь ел дәвамында файдаланылмаган өстәмә түләүле ял көннәренең гомуми саны чикләрендә рәттән егерме дүрт өстәмә түләүле ял көне куллану рөхсәт ителә, аларны алу хокукына әлеге календарь елда ата-аналарның берсе (опекун, попечитель) ия.
Өстәмә түләүле дүрт көннән артык вакыт кулланылган очракта күрсәтелгән көннәрне бирү графигы эш бирүче белән хезмәткәр тарафыннан килештерелә.
Һәр өстәмә ял көне өчен түләү уртача хезмәт хакы күләмендә һәм федераль законнар белән билгеләнә торган тәртиптә башкарыла.