Буалылар ачык люклар турында хәбәр итә ала!

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Махсус техника, автомобильләр еш кына люкларга менәләр , ә кайчак ватып та куялар. Шулай ук еш кына, вакыт узу белән, кайчандыр люкларның нык капкачлары яраксыз хәлгә килә, бу аларны кичекмәстән алыштыруны таләп итә.

 

-Күрше районда булган фаҗигале хәлне исәпкә алып, шәһәр һәм авыл җирлекләре территориясендә булган барлык люкларны да тикшерергә кирәк. Бәхетсезлек очракларын булдырмау буенча эшне оештырырга, - диде район башлыгы Ранис Камартдинов чираттагы киңәшмәдә.

Белгечләр ачык люкларның аеруча куркыныч тудыруын һәм имгәнүләргә һәм фаҗигале хәлләргә китерергә мөмкин булуын искә төшерә.

"Ачык люклар күрсәгез, бу хакта 8(843) 743-30-84 телефоны номеры буенча хәбәр итүегезне сорыйм. Шулай ук электрон почта, ВК төркемендә хәбәрләрне пост астында шәрехләрдә дә язарга мөмкин. Урынга оператив рәвештә җаваплы хезмәтләрне җибәрәбез!", - дип, мәгълүмат белән уртаклашты район башлыгы Ранис Камартдинов социаль челтәрләрдә.

Исегезгә төшерәбез, шәхси секторда яшәүчеләр еш кына үзләренең коеларын, резина покрышкалары һәм башка "җиңел" материаллар белән каплыйлар, алар куркынычсызлыкны гарантияләмиләр.

Сездән бу мәсьәләгә җаваплы каравыгызны һәм фаҗигале хәлләрне булдырмас өчен шәхси люкларны да  тәртипкә китерүегезне сорыйбыз. Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International