Буа районы башлыгы ялга кайткан мобилизацияләнгән сугышчы белән күреште

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов мобилизацияләнгән Марсель Павловта булды. Хәрбиләрнең беренче агымында чакырылган сугышчы  ялга кайткан. 7 мартта ир икенче тапкыр әти булды,  хатыны улын Рамилне бүләк итте.

«Бүген төп сорау - махсус операция зонасындагы сугышчыларыбызга нәрсә тапшырырга кирәк. Ихтыяҗларны белү өчен егетләребез белән очрашам. Без якташларыбыз өчен гуманитар йөкнең чираттагы партиясен әзерлибез», - дип сөйләде очрашуда Ранис Камартдинов.

Хәзер Буа районында гуманитар йөкнең чираттагы партиясен формалаштыруга керештеләр. Берничә автомобиль сатып алынган инде, посылкалар, шул исәптән индивидуаль посылкалар да җыела. Буада гуманитар штаб Район ветераннар советы базасында Космовский урамында, 31 нче йортта эшли. Элегрәк районнан берничә УАЗ автомобиле, квадрокоптерлар  һәм башка күп нәрсәләр җибәрелгән иде инде. 8 Март хөрмәтенә  ир-егетләр үзләре туган  якларына кыр үләннәреннән җыелган чәчәк бәйләме тапшырып, видео котлау яздыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International