Коммуналь хезмәт күрсәтүне исәпкә алу приборын исәпләүгә кабул итү турында

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

СОРАУ: Мин ай ахырында салкын су өчен индивидуаль исәпләү приборын урнаштырдым һәм куллануга керттем. Аның күрсәткечләрен ул файдалануга тапшырылган айда түгел, ә киләсе айның 1 нче көненнән исәпкә алырга мөмкинме?

ҖАВАП: Әйе, башкаручы һәм кулланучының бурычлары индивидуаль исәпләү приборын күрсәтмәләрен  аның файдалануга тапшырылган айдан соң киләсе айның 1 нче көненнән башлап исәпкә алу РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карары белән расланган Күпфатирлы йортларда һәм торак йортларда милекчеләргә һәм кулланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 31нче кагыйдәсенең "у" пунктчасы һәм 33 нче кагыйдәсенең "и" пунктчасында билгеләнгән

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International