Буа районы Алтай белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2023 елның 24 марты, җомга

Буа районына эш визиты белән Алтай Республикасы делегациясе килде. Кунаклар өчен киң эшлекле программа әзерләнде, ул җирле территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлеге белән танышудан башланды. «Студентлар» территориаль иҗтимагый үзидарәсе "Шикәр заводы" паркында Татарстан Республикасында ничек иң яхшысы дип танылуы һәм үсеш өчен нинди практикалар файдалы булуы турында сөйләде.

Делегация шулай ук Буа ветеринария техникумында булды, Ресурс үзәге белән танышты. Монда укыту “Ветеринария”, “Экономика һәм бухучет”, “Газ белән тәэмин итү җиһазларын һәм системаларын монтажлау һәм эксплуатацияләү”, “Хокук саклау эшчәнлеге” белгечлекләре буенча алып барыла. Биредә Татарстан Республикасы Буа районы белән Алтай Республикасы Майминск районы арасында муниципальара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
«Безнең яңа стратегик партнерыбыз - Алтай Республикасы! Хөрмәтле хезмәттәшләребезгә һәм кунакларга тәкъдим итәрлек әйберләребез бар:  ит эшләнмәләре дә, ярмалар да, яшелчәләр дә. Татарстанның Буа районы белән Алтай Республикасының Майминск районы арасында муниципальара хезмәттәшлек турында килешү тагын да күбрәк багланыш нокталарын табарга ярдәм итәчәгенә ышанам», - дип сөйләде район башлыгы Ранис Камартдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International