Традиция буенча район җитәкчелеге, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре җирле фермерлар белән очрашты. Очрашу Кырык Садак авылында узды. Эш күрсәткечләре белән таныштылар, КФХ җитәкчеләрен тыңладылар
Район фермерлары тарафыннан 37 мең гектардан артык чәчүлек җирләре, шул исәптән 24 мең га бөртекле кузаклы культуралар, 9 мең гектарга якын техник, 162 га бәрәңге һәм яшелчә, 3 мең га азык культуралары үстерелә. 2023 елда көнбагыш чәчүне 1200 гектарга киметтеләр, әмма шул ук вакытта шикәр чөгендере 719 гектарга артты.
Ашлыкка бәяләр 2022 елның ахыры белән чагыштырганда кимегән, бүгенге көнгә килограммы 7.5 сумга якын, бу КФХ үсешен, минераль ашламалар һәм техника сатып алуны тоткарлый.
222 млн. сумлык 84 берәмлек техника сатып алынган, әмма техника паркын актив яңартырга, берничә тракторны алыштыра алырлык, энергия куәте көчле булган тракторлар сатып алырга кирәк. Механизаторларны укытырга, лаеклы хезмәт хакы түләүне дә билгеләп үттеләр белгечләр.
- Гомуми тәкъдимнәр бар. Язгы кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга, кимендә 85 кг минераль ашламалар тупларга, сортларны вакытында алмаштырырга һәм яңартырга кирәк. Оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчүлекләренең өлеше 40%тан да ким булмаска тиеш. Уңышны формалаштыру белән идарә итү элементлары булган үсемлекләрне үз вакытында һәм сыйфатлы яклауны тәэмин итәргә, оптималь агротехник срокларда ачы туфракның планлаштырылган мәйданнарын известьләргә - агымдагы елга бурычларны район башлыгы Ранис Камартдинов гомумиләштерде.