«ТР сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ практик юнәлешле укыту программасын әзерләде

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

11.03.2023 көненә Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган 164 555 юридик зат һәм шәхси эшкуар теркәлгән.

Татарстан Республикасы Республика Маркетинг үзәгенең 01.01.2023 елдан 01.03.2023 елга кадәрге чордагы статистик мәгълүматларына ярашлы рәвештә, Республика маркетинг үзәге ресурсларында керем алган республика сатучылары саны 1 379 берәмлекне тәшкил итә, бу республикадагы эшмәкәрләрнең гомуми санының 0,8 проценты. Белешмә: Республика маркетинг үзәге - Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен алга этәрүгә юнәлдерелгән ресурс.

Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль сатып алуларында республика товар җитештерүчеләренең өлешен арттыру максатыннан, «ТР сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ әлеге субъектларны укытуның практик юнәлешле программасын әзерләде.

Әлеге уку Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тәкъдим иткән 2023 елга муниципаль берәмлекләр өчен Республика маркетинг үзәге ресурсларында керем буенча план күрсәткечләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Вебинар циклы программасы:

24.03.2023 ел 14:00 Мәскәү вакыты.

• Электрон сәүдә нәрсә ул

• Электрон сәүдә һәм биржа мәйданчыкларында сатып алулар күләме

• Республика маркетинг үзәге мәгълүматлары буенча буш урыннар

Вебинарга сылтама: https://zakupki.tatar/vebinar/besplatnyj-vebinar-na-temu-elektronnye-torgi-prostymi-slovami/

07.04.2023 ел   14:00  Мәскәү вакыты

• Сатып алуларда өстенлекләр

• Вебинарда катнашучыларның эшчәнлек үзенчәлекләреннән чыгып, кирәкле сатып алуларны кайда һәм ничек эзләргә.

Вебинарга сылтама: https://zakupki.tatar/vebinar/besplatnyj-vebinar-na-temu-elektronnye-torgi-prostymi-slovami-2-0/

Кем өчен: дәүләт сатып алуларында катнашырга теләүче кече һәм урта бизнес вәкилләре

Вебинар спикерлары: Магданов Илнар Илдар улы – «Татарстан Республикасы сатып алуларын үстерү үзәге» АҖенең закупка эшчәнлеген алып бару бүлеге җитәкчесе урынбасары.

Вебинар түләүсез

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International