«Җәмәгать туклануы» тармак проектын үткәрү турында.

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Федераль салым хезмәте «Җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыра башлады. Проект контроль-касса техникасын кулланып теркәлгән керемнәрне арттыруга һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен күләгә секторынан чыгаруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә керемнәрне яшерүгә ярдәм итүче сәбәпләр билгеләнәчәк һәм әлеге өлкәне агартуга юнәлдерелгән механизмнар эшләнәчәк.

Федераль салым хезмәте даими нигездә Россия Федерациясенең контроль-касса техникасын куллану турындагы закон таләпләрен бозучы җәмәгать туклануы хезмәтләре өлкәсендә салым түләүчеләрне ачыклау буенча чаралар үткәрә. Әгәр эшмәкәрләр контроль-касса техникасы аша керемнәрне тулы күләмдә системалы рәвештә теркәмәсәләр, касса чегында дөрес булмаган реквизитлар чагылдырылган, контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнарын үтәмәү турында мөрәҗәгатьләр килә икән, күрсәтелгән салым түләүчеләр тикшерү планнарына кертелә.

Россия Федерациясенең контроль-касса техникасын куллану турындагы закон таләпләрен үтәүче гомуми туклану өлкәсендәге «намуслы» салым түләүчеләргә карата тикшерүләр үткәрелмәячәк.

Һәр сатып алучыга «Чекларны  тикшерү» мобиль кушымтасы (Android платформасы өчен Google Play сервисы, iOS платформасы өчен AppStore сервисы аша йөкләп алырга мөмкин), шулай ук Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган касса чегын тикшерү функционалы (каты хисап бланкы) аша: https://kkt-online.nalog.ru, касса чегын (каты хисап бланкын) контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнарына туры килү-килмәвен тиз һәм уңайлы тикшерергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнарын бозу очраклары ачыкланган очракта, шикаятьләрне «Чекларны тикшерү» мобиль кушымтасы аша җибәрү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган.

Игътибар итегез, контроль-касса техникасын куллану турында Россия Федерациясе законнарын бозган өчен административ җаваплылык Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының (алга таба – КоАП) 14.5 статьясында каралган. Контроль-касса техникасы кулланылмаган очракта административ штраф салына: вазифаи затларга кассаны кулланмыйча исәп - хисап суммасының 1/4 дән 1/2 гә кадәр, әмма 10 мең сумнан да ким булмаган күләмдә; юридик затларга кассаны кулланмыйча исәп-хисап суммасының 3/4 дән тулы исәп-хисап суммасына кадәр, әмма 30 мең сумнан да ким булмаган күләмдә (КоАП 14.5 статьясының 2 өлеше).

Кассаны кулланмыйча исәп - хисаплар суммасы 1 млн.сум һәм аннан да күбрәк тәшкил иткән очрагы кабат бозган өчен вазифаи затларга карата бер елдан ике елга кадәр дисквалификациягә китерә; шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга карата-90 тәүлеккә кадәр административ эшчәнлекне туктатып тору (Административ хокук бозулар кодексының 14.5  статьясы3 өлеше).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International