Биш буалы махсус хәрби операция зонасыннан вакытлы ялга кайтты

2023 елның 29 марты, чәршәмбе

Биш буалы махсус хәрби операция зонасыннан вакытлы ялга кайтты. Мобилизацияләнгәннәрнең туганнары һәм якыннары белән очрашуының дулкынландыргыч кадрларын район башлыгы Ранис Камартдинов үзенең телеграмма-каналында  чыгарды. 

«Алар якыннары янында ике атна булачаклар. Сугышчыларның махсус хәрби зонада   ихтыяҗлары турында сөйләшер өчен очрашулар да планлаштырабыз », - дип язды Буа районы башлыгы һәм барысына да сәламәтлек теләде.

 Кадрларда мобилизацияләнгәннәрнең әти-әниләре, балалары, хатыннары белән күрешү минутлары. Якын көннәрдә Буага мобилизацияләнгәннәр вакытлы ялга тагын  кайтачак дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International