Татарстанда тугыз меңнән артык күчемсез милек объекты хокукка ия дип табылды

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча эш дәвам итә. 2021 елның 29 июненнән үз көченә кергән 518-ФЗ номерлы Законны гамәлгә ашырганда, төп роль җирле үзидарә органнарына йөкләнгән.

Үткәрелгән 8 823 объектның эш нәтиҗәләре буенча кадастр исәбенә алынуы туктатылу сәбәпле, 9 меңнән артык объектка карата хокук ияләре турында Күчемсез милекнең бердәм реестрына белешмәләр кертелгән.

Шул ук вакытта, Татарстан Росреестрында билгеләп үтүләренчә, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларын ачыклау буенча актив эш узган ел ахырында башланган. 1 гыйнварга Күчемсез милекнең бердәм реестрына 1300 күчемсез милек объекты, 1 февральгә - 1731, 20 мартка - инде 6 131 күчемсез милек объекты кертелде.

Республика районнары һәм шәһәрләре киселешендә иң актив рәвештә Спас районы (биредә 704 күчемсез милек хуҗасы ачыкланган), Мамадыш (586), Лениногорск (505), Нурлат (588) һәм Чистай (582) районнары хокук ияләрен ачыклау эшенә керештеләр.

 Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров:

 «Татарстан «Пространство мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча актив эшен дәвам итә. Аның нигезе - күчемсез милекнең тулы һәм төгәл реестры. Шуңа күрә Күчемсез милекнең бердәм реестрын  ышанычлы мәгълүматлар белән тулыландыруга безнең төбәктә беренче дәрәҗәдәге игътибар бирелә. 518 нче законны гамәлгә ашыруны Рәис Рөстәм Миңнеханов контролендә тора».

Республикада 518-ФЗ номерлы Законны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы җаваплы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International