Самара өлкәсе чигеннән соң Татарстан Республикасының Ульяновск өлкәсе белән чикләрен Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына керттеләр. Чик нигездә авыл хуҗалыгы җирләре һәм урман массивлары территориясе буенча уза. Татарстан белән Ульяновск арасындагы чикнең гомуми озынлыгы 380,9 километр тәшкил итә.
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы боерыгы белән чикне билгеләү буенча эшләрнең турыдан-туры башкаручысы итеп Татарстан Республикасы пространство мәгълүматлары фонды билгеләнде.
Ульяновск өлкәсе белән чикләрне билгеләү буенча эшләр 2020 елда башланган, ә ике елдан соң октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы тарафыннан төбәкләр арасында чик билгеләү турында Килешү имзаланган.
Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров сүзләренчә, чикләр турында актуаль мәгълүмат, шул исәптән җир ресурслары, күчемсез милек белән нәтиҗәле идарә итәргә мөмкинлек бирә, шулай ук җир бәхәсләре санын киметергә ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан территориянең көньяк-көнбатыш өлешендә Ульяновск өлкәсе белән чиктәш. Чиктә республиканың Нурлат, Әлки, Спас, Тәтеш, Буа һәм Чүпрәле районнары урнашкан. Чикләрне төгәлләгәндә җирле халык үз хуҗалык эшчәнлеген алып барган торак пунктлар янындагы участокларга аерым игътибар бирелә.