Буа районы башлыгы һәм Максим Топилин яңа модульле ФАП ачтылар

2023 елның 31 марты, җомга

 

Буа районының Күшке авылында халыкка беренчел медицина ярдәмен камилләштерү буенча  республика программасы  кысаларында төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты тантаналы рәвештә ачылды. Тантанада район башлыгы Ранис Камартдинов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин катнашты.

«Яңа ФАПта пациентларны кабул итү өчен кирәкле бар нәрсә дә бар - фельдшер кабинеты, процедура, көтү урыннары, хуҗалык блогы һәм санузел. Сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен бөтен шартлар тудырылган. Авыл торак пунктларында яшәүчеләр өчен бу бик мөһим. Быел Килдураз авылында да модульле ФАП төзелеше дәвам итә», -   дип сөйләде ачылышта Ранис Камартдинов. 

 Күшке авылында яңа медпункт 300 дән артык беркетелгән халыкны кабул итәчәк. 62,5 кв.м мәйданлы объект барлык кирәкле медицина җиһазлары  белән җиһазландырылган.

«Авыл халкына, сәламәтлекләрен саклап калып, ФАП мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдалануларын телим: җитди чирләрне кисәтеп, бары тик диспансеризация белән бәйле рәвештә генә килергә булсын», - дип теләде Максим Топилин авыл халкына.

Районда бүген 19 модульле фельдшер-акушерлык пункты эшли. Алар Буа районының 20 мең кешесенә хезмәт күрсәтә.

 «Бездә 100 кешедән азрак булган торак пунктта ФАП эшли. Бу уникаль очрак, чөнки программага йөзләгән кеше яшәгән авылларны кертәләр. Ләкин без аларны саклап калдык. Бүген мондый пунктлар - районга медицина хезмәте күрсәтүнең мөһим өлеше», - дип билгеләде Буа район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Самерханов. 

Соңрак кунаклар районның төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында булдылар. Милли проект буенча төзелә торган Мәдәният йорты тамашачыларны быел ук кабул итәчәк. Объектның әзерлеге 70%тан артып китте.

Максим Топилинның районга визиты  "Бердәм Россия" партиясенең район бүлегендә гражданнарны шәхси кабул итүе тәмамланды. Килүчеләрнең берсе - медучилище директоры, ул капиталь ремонт үткәрелгән уку йортының тулай торагына яңа җиһазлар сатып алуны сорап мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International