Нәфис гимнастика буенча Buinsk Stars Open төбәкара турнирының яшь катнашучысылары Буада Россия Федерациясе гимнын бердәм башкарды. Видеоны социаль челтәрләрдә район башлыгы Ранис Камартдинов урнаштырды .
«Балалар өчен горурлык хисе кичерәм! Яшь буынга лаеклы тәрбия биргән укытучыларга һәм гаиләләргә рәхмәт. Бүген шәхсән инандым, яшь спортчылар Россия гимнын динамика тавышыннан да көчлерәк җырлыйлар. Илебезнең яшь патриотлары өчен шатмын », - дип уртаклашты кадрлар белән Буа районы башлыгы.
Buinsk Stars Open турнирында Татарстан, Ульяновск өлкәсе һәм Чувашиядән 650 катнашучы район башлыгы кубогы өчен көрәшә. Иң яшь гимнасткаларга - 5 яшь. Бу «Импульс» спорт комплексында өченче тапкыр уздырыла торган традицион турнир.
Буа районы башлыгы кубогына беренче көнне Россия җыелма командасы әгъзасы Регина Галимова ия булды. Башлык призын шулай ук милли җыелма команда вәкиле Аиша Рубас алды.