Татарстан Республикасы чикләрендә урман фонды җирләре территориясендә янгын куркынычы сезоны игълан ителде

2023 елның 3 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә тотрыклы җылы һава торышы һәм кар катламы төшү, шулай ук урман хуҗалыгы федераль агентлыгының дистанцион мониторинг мәгълүмат системасы ярдәмендә Татарстан Республикасы ландшафт территорияләрендәге термик нокталарны ачыклау белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 31.03.2023 № 176-осн боерыгы нигезендә 01.04.2023 елдан Татарстан Республикасы чикләрендәге урман фонды җирләре территориясендә янгын куркынычы сезоны ачылды.

Урман янгыннары белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау максатыннан, түбәндәгеләрне искә төшерәбез. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 16.09.2020 елның  № 1479 карары белән расланган Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренең 185 пункты белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, запастагы җирләрдә һәм торак пунктлардагы җирләрдә коры үлән үсемлекләрен, урып-җыю калдыкларын яндыру тыела. «Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу дәүләт программасының 7 һәм 8 нче кушымталарына үзгәрешләр кертү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 06.04.2021елның  № 550 карарына ярашлы рәвештә, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре коры үлән яндыруны тыюны үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылганнар субсидияләр алудан мәхрүм ителә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 07.10.2020 елның № 1614 карары белән расланган Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең 10 пункты нигезендә дәүләт хакимияте органнарына, җирле үзидарә органнарына, учреждениеләргә, оешмаларга, башка юридик затларга, аларның оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына карамастан, крестьян (фермер) хуҗалыкларына, иҗтимагый берләшмәләргә, шәхси эшмәкәрләргә, вазыйфаи затларга, Россия Федерациясе гражданнарына, чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган, урман янындагы территориягә ия булган, файдаланган һәм (яки) аның белән  идарә иткән кешеләргә, кар катламы төшкән көннән алып көзге яңгырлы һава торышы урнашканчыга кадәр яки кар катламы барлыкка килгәнчегә кадәр аны коры үлән үсемлекләреннән,  урып-җыю калдыкларыннан, җитештерү һәм куллану калдыкларыннан һәм башка янучан материаллардан 10 метрдан да ким булмаган киңлектәге полосада чистартуны тәэмин итәргә яки минеральләштерелгән полоса киңлеге 1,4 метрдан да ким түгел яки башка янгынга каршы барьер белән янгынга каршы урманны аерып алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International