Буага «Ак Барс» холдинг компаниясе җитәкчесе Иван Егоров килде

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

Буа районында ел саен уздырылучы  «Язгы кыр эшләрен уңышлы башкаруны оештыру һәм 2023 елга бурычлар»  дигән семинар узды. Чара агрофирманың Әлши бүлекчәсендә узды.

Район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре әзерлек линиясенә куелган техниканы карадылар, бүлекчәнең остаханәсе белән таныштылар. Иван Егоров чәчүне вакытында үткәрү өчен барлык мөмкинлеләр  тудырылганны ассызыклады. Агрофирмада ел саен барлык кирәкле материаллар алдан әзерләнә. Шул исәптән ягулык-майлау материаллары, орлыклар, запас частьләр. Шулай ук хезмәткәрләрне стимуллаштыру, туклануны оештыру мәсьәләләрен хәл итү кирәклеге турында да әйтелде.

Район башлыгы Ранис Камартдинов билгеләп үткәнчә, «Ак Барс» холдингының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләре ел саен үз вакытында башкарыла. Язның иртә килүе сәбәпле кайбер хуҗалыкларда тырмалауга керештеләр.  

Сүз уңаеннан, «Ак Барс» холдинг компаниясе карамагында биш эре предприятие – «Авангард», «Заря» агрофирмалары, Буа элеваторы, Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты, «Карлинский» Ит йорты бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International