Буа шәһәренең санитар-экологик торышын яхшырту, шәһәр территориясен санитар чистартуны тизләтү һәм халыкның санитар-эпидемиологик һәм экологик иминлеген тәэмин итү максатында, 2023 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Буа шәһәре территориясен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык игълан ителде.
Шәһәр предприятиеләренә, оешмаларына һәм учреждениеләренә шәһәр урамнарын төзекләндерү, яшелләндерү, тиешле санитар хәлдә тоту буенча 2023 ел дәвамында эш алып барырга тәкъдим ителде. Предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләренә - предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр территорияләрен тиешле санитар хәлгә китерү буенча кирәкле чаралар күрергә, өмәләр, санитар чистарту буенча “якшәмбе көннәрен” оештырырга.
2023 елның 22 апрелендә гомумшәһәр өмәсе узачак.